- РУС
- ТАТ
химик-органик, химия фәннәре докторы (1984), профессор (1994), ТРның атказанган фән эшлеклесе, РФнең атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1995, 2006)
1940 елның 11 мартында Казанда туа.
А.Н.Пудовикның улы.
1962 елда Казан университетын тәмамлый, РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында эшли, элементорганик синтез лабораториясе мөдире (1989 елдан).
Хезмәтләре элементорганик кушылмалар химиясенә карый.
Пудовик җитәкчелегендә күп функцияле фосфорорганик кушылмаларны (ФОК) молекула эчендә трансформацияләп эндоциклик фосфор-углерод бәйләнешле полигетерофосфацикланнар формалаштыру алымы эшләнә. Моно-, поли- һәм спирофосфациклик кушылмаларның яңа тип һәм классларын орто-функциональ алмашкан ароматик аминнар, алканоламиннар, диаминнар һ.б. нигезендә синтезлау мөмкинлеге күрсәтелә. Меркаптокарбонил кушылмаларны фосфориллау һәм силиллау буенча тикшеренүләр үткәрелә, фосфор, күкерт, кремний белән туенган чиксез циклик һәм сызыкча чыгарылмаларның яңа типлары синтезлана, алар рәтендә моңарчы билгеле булмаган төркемләнешләр табыла.
Кайбер энантиосаф ФОК классы вәкилләре синтезлана. Табылган кушылмалар арасында вирусларга һәм бактерияләргә каршы югары активлыкка ия булган, эффектив лантанид экстрагентлары; фосфорорганика гамәлендә кулланыла торган (гидрофосфориль функция кертү, силоксиллау, аминосилиллау, ациламидлау һ.б.) кремний, азот һәм күкерт катнашкан синтон матдәләре ачыкланган. ФОКны стереоселектив синтезлау, кремний-фосфорорганик кушылмалар химиясе, супрамолекуляр химия буенча эшләр җитәкчесе.
Уйлап табуга 38 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
1,3,2-Бензоксазафосфолины. Синтез и свойства // Журн. общей химии. 1993. Т. 73, № 12;
Реакции α-аминофосфонатов с изо(тио)цианатофосфатами(фосфонатами, фосфинатами). Синтез 1,3,4-тиазафосфолинов // Журн. общей химии. 2003. Т. 73, № 8 (автордаш);
1,3,4-Thia(selen)azaphospholines and phospholidines // Heteroatom. chem. 1994. V.5. № 5–6 (автордаш).
Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.