Биографиясе

1920 елның 9 ноябре, Зөя шәһәре — 1980 елның 19 гыйнвары, Казан.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1944), Белоруссия ССРның Лельчицы районында ветеринария табибе булып эшли.

1945–1947 елларда «Главзаготскот»ның Казан базасында ветеринария табибе. 1947 елдан Казан ветеринария институтында, 1968–1980 елларда акушерлык, гинекология һәм ясалма орлыкландыру кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре терлекләрнең үрчү функциясенә аксымлы азыклар тәэсирен өйрәнүгә, мөгезле эре терлекләрнең кысырлыгын кисәтүгә карый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Рекомендации по профилактике и ликвидации бесплодия крупного рогатого скота в ТАССР. К., 1973 (автордаш);

Профилактика бесплодия крупного рогатого скота. К., 1977 (автордаш).

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.

Автор — М.Г.Зухрабов