- РУС
- ТАТ
механика өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы (1995), профессор (2002)
1954 елның 13 апрелендә ГДРның Мейнинген шәһәрендә туа.
Казан университетын тәмамлый (1976), Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында эшли.
1996–2011 елларда Казан югары артиллерия командирлары училищесенең югары математика кафедрасы профессоры.
2011 елдан Казан кооперация институтында.
Хезмәтләре аэрогидродинамиканың кайтма кырый мәсьәләләренә (АККМ) карый.
Поташёв шартлау матдәләре катламлы һәм анизотроп тирәлекләрдә тарала торган импульслы-гидродинамик шартлау модельләрен булдыра. АККМне аналитик чишү алымнарын эшли, файдаланудагы модельләрне һәм агым топологияләрен катлауландыру хисабына аларның кулланылыш өлкәсен киңәйтә; чишелеш алгоритмнарын эшли һәм санлы кыйммәтләрен таба; канат профильләрен проектлау һәм характеристикаларын яхшырту өчен АККМ чишелешләреннән файдалану мөмкинлеген күрсәтә һәм методикасын эшли.
ТР ФАнең Х.М.Мөштәри исемендәге бүләге лауреаты (1999).
Краевые задачи теории взрыва. К., 1986 (автордаш);
Обратные краевые задачи аэрогидродинамики: Теория и методы проектирования и оптимизации формы крыловых профилей. М., 1994 (автордаш);
Mathematical Methods of Airfoil Design. Inverse Boundary — Value Problems of Aerohydrodinamics. B., 1997 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.