Биографиясе

1911 елның 15 апреле, Волгоград өлкәсенең Елань районы Берёзовка авылы — 2005 елның 10 августы, Санкт-Петербург.

Саратов авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1932), Казан селекция станциясендә эшли: тары селекциясе төркеме мөдире, директор урынбасары (1937–1946).

1946–1952 елларда Бөтенсоюз үсемлекчелек институтында (Ленинград).

1952–1957 елларда Ленинград селекция станциясендә (Суйда поселогы) директор.

1957–1998 елларда Төньяк-Көнбатыш авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында (Ленинград өлкәсенең Белогорка поселогы): баш фәнни хезмәткәр (1988 елдан), фәнни консультант (1992 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре көзге арыш селекциясе мәсьәләләренә карый. Көзге арышның «Гибрид 173», «Ярославна», «Волхова», «Былина», «Эра»; тарының «Казан 176», «Казан 430», «Казан 2» сортлары авторы.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале; ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Селекция и семеноводство озимой ржи. Л., 1979 (автордаш).