- РУС
- ТАТ
физик, физика-математика фәннәре докторы (2004)
1959 елның 23 августында Хабаровск крае, Верхнебурея районы Чегдомын поселогында туа.
1982 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, РФА КГҮнең Физика-техника институтында.
2000 елдан Казан энергетика университетында, профессор (2004 елдан).
Хезмәтләре гамма-нурланышның төш резонанслы чәчелешендә квант интерференциясе эффектын тикшерүгә карый.
Попов бериш булмаган магнитик тирәлектәге алга һәм кечкенә почмаклы чәчелү каналларында синхротрон нурланыш таралганда гамма-кайтаваз сигналлар килеп чыгу мөмкинлеген ачыклый.
Икеле Мёссбауэр-ТМР резонанслы һәм резонанслы гамма-оптик тирәлектә синхрон нурланыш нигезендә иң якын магнит тәртибен анализлау алымын тәкъдим итә.
Влияние флуктуаций магнитных моментов микрочастиц на временные зависимости мёссбауэровского рассеяния // Письма в журн. эксперим. и теорет. физики. 1991. Т. 54, № 2;
Эффекты квантовой интерференции γ-излучения при кроссинге-антикроссинге ядерных уровней в радиочастотном поле // Изв. РАН. Сер. физ. 2007. Т. 71, № 9 (автордаш);
Gamma-echo in forward nuclear scattering of synchrotron radiation in an inhomogeneous medium // Journal Physics: Condensed Matter. 1999. V. 11 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.