Биографиясе

1815 елның 17 ноябре, Вятка шәһәре — 1878 елның 31 декабре, Казан.

1835 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә укыта.

1846 елдан Казан университетының саф математика кафедрасы мөдире (элегрәк аны укытучысы Н.И.Лобачевский җитәкли), профессор (1849 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гидростатикага, гидродинамикага, математик физикага, сыгылмалылык теориясенә, тавыш теориясенә, саф математикага, математика тарихына карый.

Хезмәтләре

О значении некоторых интегралов и сумм // Уч. зап. Казан. университета. 1851. Т. 4;

О траекториях частичек при перемещении жидкой массы // Уч. зап. Казан. университета. 1867. Т. 11, кн. 2;

Общие уравнения равновесия электричества на данной поверхности проводника. К., 1871;

Очерк развития арифметики. К., 1873.