Биографиясе

1960 елның 30 сентяябрендә Казанда туа.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1983), Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында эшли: 2002 елдан директор урынбасары, селекция үзәге җитәкчесе. 2007 елдан тритикале селекциясе лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре үсемлекләр генетикасы, авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе һәм орлыкчылыгы мәсьәләләренә карый.

Пономарёв — РФнең 11 өлкәсендә һәм республикасында районлаштырылган 5 көзге арыш сорты («Татарская 1», «Эстафета Татарстана», «Радонь», «Огонёк», «Тантана») авторларының берсе. Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы һәм 4 патенты бар.

РФ селекционерлар берлегенең координация советы әгъзасы.

Дәүләт бүләге орлыкчылыкның фәнни дәлилләнгән системасы нигезендә көзге арышның югары уңышлы сортларын чыгарганы һәм җитештерүгә тиз керткәне өчен бирелә.

Хезмәтләре         

Развитие селекции озимой ржи в Северном Поволжье // Интродукция с.-х. растений и её значение для сельского хоз-ва Северо-Востока России. Киров, 1999 (автордаш);

Методические основы селекции озимой ржи на повышение питательной ценности зерна // Принципы и методы оптимизации селекционного процесса с.-х. растений: Материалы междунар. науч.-практ. конф. 14–15 июля 2005. Жодино–Минск, 2005.