Биографиясе

1920 елның 19 феврале, Самара губернасы, Бозаулык өязе Тупиковка авылы — 1999 елның 17 июле, Казан.

1948 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, оптика һәм спектроскопия кафедрасы мөдире (1960–1991), бер үк вакытта физика факультеты деканы (1971–1986), 1991 елдан шул ук кафедраның профессоры.  Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ионлы эремәләрдә молекулаара тәэсирләрне зур темп-ра аралыкларында спектроскопик тикшерүләргә карый. Поминов эремәләрдә ионлы-молекуляр үзара тәэсирләрнең водород бәйләнеше тибында баруын ачыклый. Алынган нәтиҗәләре максатчан рәвештә бирелгән үзлекле матдәләр синтезлауда гамәли кулланыш таба.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр; «СССРның уйлап табучысы» билгесе белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Влияние температуры на спектры поглощения иодида кобальта (II) в органических растворителях // Журн. неорганической химии. 1972. Т. 17, № 11 (автордаш);

The spectra and structures of sulphur-containing compounds. Part. 3. The vibrational spectra and conformations of acyclic sulfoxides // Journal of Molecular Structure. 1982. V.96 (автордаш).