- РУС
- ТАТ
химик, химия фәннәре докторы (1978), профессор (1980), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1990), РФнең атказанган фән эшлеклесе (1996)
1941 елның 10 июнендә Ташкент шәһәрендә туа.
1964 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, сәнәгый биотехнология кафедрасын оештыручы һәм аның җитәкчесе, биоинженерия факультеты деканы (1982 елдан).
1992 елдан Мәскәү нечкә химия технологияләре академиясендә, бер үк вакытта, 1993 елдан, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика фәнни-консультатив тикшеренү-экспертиза үзәгенең баш фәнни хезмәткәре.
Хезмәтләре югары молекуляр кушылмалар деструкцияләү һәм стабильләштерү химиясенә һәм химик физикасына, биотехнологияләргә карый.
Победимский ферментлар деструкциясе һәм стабилизациясенең физик-химик нигезләрен эшли. Полимерларда, углеводородларда һәм тере системаларда химик оксидлашу процессларын антиоксидантлар белән көйләүнең төп нигезләрен гомумиләштерә; күзәнәк метаболитлары биосинтезы көйләгечләре буларак, экзоген антиоксидантлар тәэсиренең синергизм күренешен ача; микроблы аксым продуктларын, аминокислоталар һәм органик кислоталар синтезлауның сәнәгый процессларын көчәйтү буенча күп кенә гамәли нәтиҗәләр ала.
Гомоген реагентлар, дисперс фазалар һәм иммобильләшкән күзәнәкләр нигезендә сәнәгый пычрак суларны биочистартуны яхшыртуның физик-химик ысулларын тәкъдим итә; биологик актив матдәләр биосинтезы процессларын көчәйткеч тәэсирле химик һәм биологик өстәмәләр нигезендә камилләштерүгә ирешә. Фәнни хезмәтләренең нәтиҗәләре «Түбәнкаманефтехим», «Казаноргсинтез» АҖләрендә, «Башбиофарм» ҖБдә (Башкортстан АССР), Фрунзе антибиотиклар заводында (Кыргызстан ССР) һ.б.да гамәлгә кертелгән.
Югары уку йортлары өчен «Ясалма каучуклар өчен мономерлар химиясе һәм технологиясе» («Химия и технология мономеров для синтетических каучуков», Л., 1981), «Микробиологик җитештерүләр технологиясенең теоретик нигезләре» («Теоретические основы технологии микробиологических производств», М., 1990) дәреслекләре авторларының берсе.
Уйлап табуга 23 авторлык таныклыгы бар.
Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты (1974).
Медальләр белән бүләкләнә.
Регуляция химических процессов антиоксидантами: Методологические подходы и их реализация // Журн. физ. химии. 1991. Т. 65, № 7;
Phosphororganic stabilizers for polimers; efficency and mechanisms of action // Developmentes in Polimer Stabilization. 1980. V.2, № 4;
Metal complexes with ligands-organic phosphits aspolyolefin antioxdants // J. Polymer Sci. 1980. V. 18.
Российская академия естественных наук: Энцикл. СПб., 1998;
Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ — КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.