Биографиясе

1944 елның 9 декабрендә Ереванда туа.

Ленинград университетын тәмамлый.

1967–1990 елларда СССР ФА Шәрекъ институтының Ленинград филиалында эшли.

1983–1990 елларда Йәмәндә совет археологике экспедициясенең җитәкчесе.

1990 елдан Дәүләт Эрмитажында, 1992 елдан директор. Пиотровский җитәкчелегендәге Эрмитаж сәнгати һәм фәнни потенциалын саклап кына калмый, Россия мәдәният мәйданында да ролен киңәйтә, дөньякүләм зур музейлар белән иҗади элемтәләр урнаштыра.

1997 елдан Эрмитаж Казанда музей эшләрен үстерүдә зур булышлык күрсәтә. Иң элек Эрмитаж һәм Мәскәүнең төп музейлары экспонатларыннан «Кубрат хан хәзинәләре» (1997), «Алтын Урда хәзинәләре» (2000) күргәзмәләре оештырыла. 2005 елда «Эрмитаж-Казан» үзәге ачыла, анда музейлар практикасында беренче тапкыр Эрмитаж тупланмаларыннан даими эшләүче күргәзмәләр оештырыла.

Хезмәтләре Якын Көнчыгыш илләренең борынгы һәм урта гасырлар тарихы проблемаларына, сәнгать тарихына карый.

Бүләкләре

4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен», Почёт орденнары, Италия, Нидерланд, Польша, Франция, Швеция, Украина һ.б. илләрнең орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре         

Южная Аравия в раннее средневековье. М., 1985; Йемен до ислама и в первые века хиджры. Бейрут, 1987; Коранические сказания. М., 1991; Земное Искусство — Небесная красота: Искусство ислама. СПб., 2000; О мусульманском искусстве. СПб., 2001.