Биографиясе

1862 елның 3 июле, Херсон губернасы Тирасполь өязе — 1915 елның 25 декабре, Казан.

Нәселдән күчмә мактаулы гражданнар катлавыннан.

Новороссия университетын тәмамлый (Одесса шәһәре, 1885); шунда ук җинаять эшләре хокукы кафедрасында эшли. Бер үк вакытта, 1885–1887 елларда, Одесса округы мәхкәмәсенең антлы ышанычлысы ярдәмчесе.

1887–1889 елларда Седлецк округы мәхкәмәсе прокуроры сәркәтибе.

1895–1899 елларда Демидов юридик лицееның (Ярославль шәһәре) җинаять эшләре хокукы һәм мәхкәмә эшләрен алып бару кафедрасы экстраординар профессоры.

1899 елдан Казан университетында: җинаять эшләре хокукы һәм мәхкәмә эшләрен алып бару кафедрасы экстраординар (1901 елга кадәр), ординар (1901 елдан) профессоры; бер үк вакытта, 1910–1911 елларда һәм 1913 елдан, юридик факультет деканы.

1908 елдан «Учёные записки Императорского Казанского университета» журналы мөхәррире.

Фәнни эшчәнлеге

«Юридик позитивизм» тарафдары.

Пионтковский — Россиядә җинаять эшләре социологиясенә нигез салучыларның берсе. Җинаять срогы турында» («Об уголовной давности», Од., 1891), «Шартлы хөкем итү яки сынау системасы турында: «Җинаяти-сәяси нисбәттәге тикшеренү» («Об условном осуждении или системе испытания: Уголовно-политическое исследование», Од., 1894) хезмәтләре реаль нигезгә корылган профессиональ һәм очраклы җинаятьләргә каршы җинаятьчеләр тудырган чын куркынычтан чыгып көрәшү чараларын эшләүгә багышлана. «Европада үлем җәзасы» («Смертная казнь в Европе», 1908) хезмәтендә Европаның аеруча алга киткән илләрендә әлеге җәза чарасын бетерүне яклап чыга.

«Җинаять эшләре хокукы фәне: аның предметы, бурычлары, эчтәлеге һәм әһәмияте» («Наука уголовного права: её предмет, задачи, содержание и значение», Ярославль, 1895), «Җинаять эшләре хокукы: Лекцияләргә ярдәмлек. Гомуми бүлек», (чыг. 1–2) («Уголовное право: Пособие к лекциям. Часть общая», вып. 1–2, 1913–16) хезмәтләрендә Пионтковский җинаять һәм җәза мәсьәләсен хәл итүнең төрле ысулларына карый.

Әдәбият  

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2;

Миролюбов Н.И. Памяти Андрея Антоновича Пионтковского, профессора Казанского университета. К., 1916;

Емельянова И.А. Юридический факультет Казанского государственного университета. 1805–1917 годы: Очерки. К., 1998.

Автор — Е.Б.Долгов