Биографиясе

1863 елның 7 сентябре, Вятка губернасы Глазов шәһәре — 1935 елның 10 июле, Киров краеның Малмыж шәһәре.

1886–1892 елларда Казан татар укытучылар мәктәбе күзәтчесе, 1892–1900 елларда — укытучысы, 1900–1907 елларда — инспекторы.

1907–1911 елларда Казан губернасы халык училищеләре директоры. Бер үк вакытта, 1892–1902 елларда, цензор ярдәмчесе, 1902–1906 елларда Казан аерым цензоры, 1906–1917 елларда Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитеты рәисе.

Казан реаль училищесендә (1896–1898), Казан укытучылар институтында (1898–1900) укыта.

1920 елларда Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте эшләрендә катнаша. 1928 елдан җәмгыять каршындагы археография комиссиясе әгъзасы.

Мәктәп реформасы уздыруны яклап чыга. Реформаның максаты Россиянең барлык халыклары өчен дә бердәм дәүләт мәктәпләре төзү була.

Аның киң комплекслы тарихи материалларга нигезләнеп язылган «Казан — үткәне һәм бүгенгесе: шәһәрнең тарихы, истәлекле урыннары һәм хәзерге торышы буенча очерклар, кыскача адрес мәгълүматлары бирелгән кушымта белән» («Казань в её прошлом и настоящем: Очерки по истории, достопримечательностям и современному положению города с приложением кратких адресных сведений», СПб., 1890) хезмәте — популяр юл күрсәткечләрнең берсе.

Пинегин Казан төбәге тарихына караган мәкаләләр, шулай ук  Казан татарларының туй йолаларына багышланган этнографик хезмәтләр авторы. «Казан губернасының 1900 елгы адреслар китабы»н («Адресная книжка Казанской губернии на 1900 год», 1900) төзүче.

Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы (1891).

Сугышка алынганнарның гаиләләренә ярдәм оештыру Казан комитетын нигезләүчеләрнең берсе (1914–1917), Казан госпитале попечителе, Качакларга ярдәм күрсәтү комитетының Казан рус бүлеге рәисе (1914–1917).

Хезмәтләре  

Свадебные обычаи Казанских татар. К., 1891.

Әдәбият  

Казанский университет (1904–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.

Автор — Е.Б.Долгов