Биографиясе

1929 елның 2 сентябре, Мәскәү өлкәсенең Павловский Посад шәһәре — 1995 елның 18 апреле, Мәскәү.

Мәскәү юридик институтын тәмамлый (1952). 1952–1958 елларда Павловский Посад шәһәрендә: Эчке эшләр министрлыгының район бүлегендә тикшерүче (1954 елга кадәр), 1954–1955 елларда «Ленинская искра» газетасының бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, 1955 елдан ВЛКСМ шәһәр комитеты 1 нче секретаре.

1960–1972 елларда Казан университетының гражданлык хокукы кафедрасында, бер үк вакытта, 1968 елдан, юридик факультет деканы.

1972 елдан Мәскәү университеты профессоры, 1984 елдан җир һәм колхоз хокукы кафедрасы, 1989 елдан экологик хокук кафедрасы мөдире.

1981 елдан «Вестник Московского университета. Серия 11. Право» журналы баш мөхәррире.

Россиядә хуҗалык эшчәнлеген экологик-хокукый көйләү белән бәйле фәнни юнәлешне нигезләүчеләрнең берсе. Хезмәтләре колхоз, җир хокукына, экологик хокукка багышлана. Петров колхозларда законлылык мәсьәләләрен тикшерә, әйләнә-тирә табигый мохит сыйфаты белән идарә итүнең юридик механизмнарын, экологик зыянны кайтару формаларын, экол.-хокукый һәм экол.-икътисади җаваплылык төшенчәләрен һәм билгеләрен эшли.

Хезмәтләре

Закон колхозной жизни. К., 1970;

Примерный устав и проблемы социалистической законности в колхозах. К., 1971;

Экология и право. М., 1981;

Экологическое право России. М., 1995.

Әдәбият  

Голиченков А.К., Петрова Т.В. Профессор Московского университета Владислав Васильевич Петров (к 70-летию со дня рождения) // Государство и право. 1999. № 12.

Автор — Е.Б.Долгов