Биографиясе

1814 елның 25 июне, Санкт-Петербург — 1875 елның 7 сентябре, Мәскәү.

Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1832), Дерпт профессорлар институтында тәрбияләнүчеләр составына кертелә, анда Шәрекъ телләре кафедрасы булмау сәбәпле, лекцияләр тыңлау өчен Петербург университетында калдырыла (1834–1837). Х.Д.Френ, О.И.Сенковский, Ф.Ф.Шармуа, Р.Ленц һ.б. җитәкчелегендә гарәп, фарсы, төрек, кытай һәм санскрит телләрен өйрәнә. Петербург Азия музеендагы санскрит кулъязмаларын һәм Шәрекъ нумизматик тупланмаларын тикшерә.

1837 елда Адхьятмар-маянның «Ситаны урлау» поэмасыннан бер өзекне рус теленә тәрҗемә итә.

1838–1840 елларда Берлин, Лондон, Парижда телләр өйрәнүне камилләштерә.

1841–1852 елларда Петров Казан университетының Шәрекъ бүлегендәге санскрит теле кафедрасында: санскрит теле һәм әдәбияты, Кашмир патшалыгы тарихы һәм борынгы һинд ядкәрләре курсларын укый.

1852–1875 елларда Мәскәү университетының көнчыгыш телләр кафедрасында эшли, профессор (1856 елдан).

Хезмәтләре санскрит әдәбиятының, гарәп һәм фарсы әдәбияты һәм телләренең эпик һәм классик ядкәрләренә карый.

Хезмәтләре  

Программа для преподавания санскритского языка и литературы при Императорском Казанском университете // Уч. зап. Казан. университета. 1842. Кн. 2;

Санскритская антология. Отд-ние I: Изречения, отрывки эпические, сказки, басни, отрывки описательные и лирические. К., 1846.

Әдәбият   

Шофман А.С. Русский санскритолог П.Я.Петров // Очерки по истории русского востоковедения. М., 1960. Т. 3.

Автор — Р.М.Вәлиев