Биографиясе

1905 елның 26 июне, Казан губернасы, Чабаксар өязе Тренькасы авылы —1982 елның 24 августы, Казан.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1930), шунда ук эшли. 1934–1954 һәм 1964–1977 елларда Казан ветеринария институтында, ботаника һәм терлек азыгы җитештерү кафедрасы мөдире (1964–1977).

1954–1956 елларда СССР ФА Казан филиалының Биология институтында.

1956–1964 елларда Казан педагогия институтында (ботаника кафедрасы мөдире, 1959–1961 елларда проректор). Бер үк вакытта, 1961–1966 елларда, Республика авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясе директоры һәм ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ботаникага, үсемлекләр физиологиясенә, болынчылыкка карый. Петров үсемлекләрнең су режимының коллоидлы-физик моделе нигезсез булуын исбатлый. Су алмашының организм эшчәнлегендә яраклашкан процесслар системасының органик ингредиенты булуын теоретик яктан һәм тәҗрибәләр ярдәмендә күрсәтә. Функциональ адаптациядә реактивлык ролен раслый.

Чуаш АССРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Вопросы биологии и агротехники кукурузы. К., 1956;

Процессы водного обмена и реактивности растений. К., 1972;

Биоэнергетические аспекты водного обмена и засухоустойчивости растений. К., 1974.