- РУС
- ТАТ
геолог-минералог, геология-минералогия фәннәре докторы (1971), профессор (1974), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1983)
1923 елның 11 гыйнвары, Пенза губернасы, Саранск өязе Соколовка авылы — 2021 елның 29 июне, Казан.
Казан университетын тәмамлагач (1952), шунда ук эшли, файдалы казылмалар кафедрасы мөдире (1974–1987).
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Хезмәтләре минералогиягә һәм рудалар геологиясенә, минералларны тикшерүнең физик һәм химик алымнарына карый.
Пеньков минералларның физик-химик үзлекләрен тикшерүдә квадруполь төш резонансын куллануның нәтиҗәлелеген күрсәтә.
Руда минералларын баетуда нигезле алым тәкъдим итә.
Кызыл Йолдыз, 1 нче (ике тапкыр) һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Аномальная хемосорбция примесей на минералах // Докл. АН СССР. 1977. Т. 184, № 2;
Некоторые вопросы химической активности минералов: генетический и технологический аспекты // Зап. Всерос. минерал. об-ва. 2000. № 1.
Фронтовики-учёные Казанского университета. К., 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.