Биографиясе

1923 елның 26 декабря, Белоруссия ССРның Витебск шәһәре — 1996 елның 13 апреле, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1959).

1946 елдан Казан урта мәктәпләрендә физкультура укыта.

1962 елдан Казан университетының физик тәрбия (1962–1974), педагогия һәм психология (1974–1994), психология (1994–1995) кафедраларында.

Хезмәтләре шәхеснең психол. үзидарәсе проблемаларына, югары уку йортларында психология хезмәтен оештыру мәсьәләләренә карый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Саморегуляция и типологические свойства нервной системы. К., 1974;

Закономерности динамики психических явлений. К., 1984.

Әдәбият  

Шакиров Р.В. Казанская педагогическая школа во второй половине XX века. К., 1999;

Психология в Казанском университете. К., 2004.