Биографиясе

1942 елның 26 сентябрендә Төньяк Осетия АССР Дигорск районы Николаевская станицасында туа.

1964 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан оптика-механика заводының (КОМЗ) Үзәк КБнда эшли.

1974–1995 елларда ГИПО ФҖБдә, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1991 елдан).

1995–1998 елларда «КОМЗ» АҖдә лаборатория башлыгы.

1998 елдан Казан техник университетының оптика-электрон системалар кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре спектраль приборлар төзүгә карый.

Павлычева классик булмаган дифракцион рәшәткәле спектраль приборларның оптик схемаларын исәпләү алымнарын эшли; ул тәкъдим иткән схемалар нигезендә төзелгән яңа буын оптика приборлары югары оптик характеристикалары һәм конструкцияләренең гадилеге белән аерылып торалар.

Бүләкләре

СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре         

Расчёт спектрографа с плоским полем на основе голографической решётки // Оптико-мех. пром-сть. 1979. № 7;

Методы расчёта оптических схем дифракционных спектрографов // НПО «Государственный институт прикладной оптики» (1957–1997 гг.). К., 1997. Ч. 2;

Спектральные приборы с неклассическими дифракционными решётками. К., 2003;

New generation spectrographs // Optical Engineering. 1994. V. 33 (автордаш).