Биографиясе

1904 елның 29 сентябре, Казан губернасы Лаеш шәһәре — 1975 елның 24 гыйнвары, Казан.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1924), Зәй шәһәрендә ветеринария табибе булып эшли.

925 елдан Казан ветеринария институтында. 1932 елдан терлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире. 1932–1934 елларда сөт хуҗалыгы институтында физиология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта кошчылык бүлеге мөдире һәм директор урынбасары.

1934–1936 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының физиология кафедрасы мөдире.

1936 елдан Казан ветеринария институтында, физиология кафедрасы мөдире (1965 елга кадәр), бер үк вакытта ректор (1947–1963), терлекләр физиологиясе кафедрасы киңәшчесе (1963–1975); бер үк вакытта Казан фәнни-тикшеренү ветеринария институты директоры (1944–1947).

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: сулыш алу физиологиясен, лизатлар һәм цитотоксиннар тәэсирен, хайваннарның эчке сулыш органнарының функциональ-трофик көйләнешен өйрәнү.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О некоторых механизмах эффекта последствия новокаиновой блокады чревных нервов и симпатических стволов // Уч. зап. Казан. ветеринария института. 1970. Т. 103.

Әдәбият  

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.

Автор — Т.Е.Костина