- РУС
- ТАТ
математик, физика-математика фәннәре докторы (1999), профессор (2002)
1954 елның 12 гыйнварында Питрәч районы Надеждино авылында туа.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1976), шунда ук эшли, хисаплау математикасы кафедрасы профессоры (2000 елдан).
Хезмәтләре математика физиканың үзенчәлекле нәсызыкча стационар мәсьәләләренә карый.
Павлова чикле градиентлы нәстационар фильтрлану мәсьәләләрен чишүнең аермага нигезләнгән алымнарын; җир өсте һәм җир асты суларының бергә хәрәкәтләнүе мәсьәләләрен; икеләтә үзенчәлекле тигезләмәләр һәм вариатив тигезсезлекләр чишелешләрен; туенган һәм туенмаган фильтрланулар кушылган мәсьәләләрнең куелышы төгәллеген тикшерә. Икеләтә үзенчәлекле мәсьәләләр чишелешенең барлыгы һәм бердәнберлеге турындагы теореманы исбатлый.
Исследование корректности задачи фильтрационной консолидации при неполном насыщении // Дифференциальные уравнения. 1998. Т. 34, № 7;
Теорема о единственности решения одной задачи теории совместного движения русловых и подземных вод // Изв. вузов. Математика. 2000. № 11 (автордаш);
О существовании слабого решения одной задачи ненасыщенной фильтрационной консолидации // Изв. вузов. Математика. 2001. № 10 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.