Биографиясе

1849 елның 14 (26) сентябре, Рязань шәһәре – 1936 елның 27 феврале, Ленинград шәһәре.

Рухани гаиләсендә туа. Рязань дини семинариясен тәмамлый, ләкин И.М.Сеченов идеяләре йогынтысында дини карьераны ташлый һәм 1870 елда Санкт-Петербург университетының физика-математика факультетына укырга керә. 1879 елда Медицина-хирургия академиясен тәмамлый.

1890–1924 елларда Хәрби-медицина академиясе профессоры, 1890 елдан бер үк вакытта Эксперименталь медицина институтының физиология бүлеге белән җитәкчелек итә. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең Физиология институтын (хәзерге Россия Фәннәр академиясенең И.П.Павлов исемендәге Физиология институты) җитәкли.

Фәнни эшчәнлеге

И.П.Павловның фәнни эшчәнлеге өч төп өлкәне үз эченә ала. Ашкайнату физиологиясен өйрәнгәне өчен, шул исәптән фистул методын эшләгәне һәм “ялган тукландыру” тәҗрибәләре өчен ул Нобель премиясенә лаек була. Әлеге хезмәтләр ашкайнату бизләренең эше турында заманча күзаллау тудыра.

Икенче фундаменталь юнәлеш – индивидуаль тәҗрибә туплау һәм организмның үзгәреп торучы тирәлек шартларына җайлашу механизмы буларак шартлы рефлекс ачуга нигезләнгән югары нерв эшчәнлеге турындагы тәгълимат.

И.П.Павлов шулай ук нерв системасы типлары һәм ике сигнал системасы турындагы тәгълиматны эшли, анда сүзгә кешене хайваннардан принципиаль аерып торучы “сигналлар сигналы” роле бирелә.

1935 елда физиологларның XV Халыкара конгрессында “Дөнья физиологларының аксакалы” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Казанда бер урам аның исеме белән атала.