Биографиясе

1832, Томск губернасы — 1898 елның 16 августы, Мәскәү.

Руханилар нәселеннән.

Казан руханилар академиясен тәмамлый (1858). 1859–1864 елларда шунда ук эшли.

1864–1865 елларда Казан университетының кануни хокук кафедрасы доценты, 1867–1870 елларда экстраординар профессоры.

1870–1875 елларда Новороссия университетының (Одесса шәһәре) шул ук исемдәге кафедрасының ординар профессоры.

1875–1884 елларда Мәскәү университетының кануни хокук кафедрасы ординар профессоры, 1884 елдан атказанган профессоры. Бер үк вакытта, 1881 елдан, Халык мәгарифе министрлыгының Археография комиссиясе әгъзасы.

Павлов дини хокукны хокук фәненең бер өлеше дип саный. Борынгы рус язуы тарихына багышланган «XVI йөздә рус рухани язуының земствога караган өлеше» («Земское направление русской духовной письменности в XVI веке», 1863), «Латинчыларга каршы борынгы грек-рус бәхәсләре тарихы буенча тәнкыйди тәҗрибәләр» («Критические опыты по истории древнейшей греко-русской полемики против латинян», СПб., 1878) хезмәтләре авторы. «Россиядә чиркәү җирләрен секуляризацияләү турында тарихи очерк» («Исторический очерк секуляризации церковных земель в России», Од., 1871) монографиясендә Павлов XVI йөздә дәүләт тарафыннан Рус чиркәвенең милек хокуклары бозылуын анализлый; «Олы догалыктагы Номоканон. Аның тарихы һәм текстлары» («Номоканон при большом требнике. Его истории и тексты», Од., 1872; 2 изд., М., 1897), «Рус никах хокукының тарихи һәм гамәли чыганагы буларак, Баш китапның 50 нче бүлеге» («50-я глава Кормчей книги, как исторический и практический источник русского брачного права», М., 1887), «Чиркәү хокукы курсы» («Курс церковного права», М., 1902) хезмәтләрендә Россиядәге кануни (дини) хокукның гомуми догмалар системасын булдыру омтылышы ясый. Үзе тарафыннан Казан руханилар академиясе китапханәсендә табылган, Россиянең урта гасырлар тарихына караган чыганакларны, шул исәптән «Кенәз А.М.Курбскийның өч хаты»н («Три послания князя А.М.Курбского», 1863) бастырып чыгара.

Хезмәтләре

Сборник неизданных памятников византийского церковного права. СПб., 1898.

Әдәбият  

Суворов Н.С. Памяти А.С.Павлова // Византийский временник. 1898. Т. 5;

Красножён М.Е. Профессор Алексей Степанович Павлов: Его биография и учёно-литературная деятельность. Юрьев, 1909.

Автор — Е.Б.Долгов