Биографиясе

1972 елның 25 июнендә Казанда туган.

1994 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. 1996–2002 елларда – рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасы ассистенты; 2002–2012 елларда – рус әдәбияты, рус әдәбияты тарихы кафедралары доценты; 2012 елдан хәзерге вакытка кадәр – рус әдәбияты тарихы, рус һәм чит илләр әдәбияты, рус әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедралары профессоры. 1998 елдан хәзерге вакытка кадәр – НИРС буенча кафедра мөдире урынбасары.

2002 елдан Идел буе әдәбиятчыларының зональ берләшмәсенә керә (2014 елдан рәис урынбасары).

2008 елдан хәзерге вакытка кадәр – Казан университеты каршында әдәбият белеме буенча Д.212.081.14 диссертация советы әгъзасы, 10.01 диссертация советы әгъзасы (2010 елдан Диссертация советы рәисе урынбасары).

Татарстан Республикасы Рәисе каршында Рус теле комиссиясе әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысы рус әдәбияты тарихы өлкәсендә белгеч. Фәнни эшләр өлкәсе – бөтендөнья әдәбият мәдәнияте контекстында 1700–1850 еллар рус поэзиясенең жанр-тематик модификацияләре һәм фәлсәфи-эстетик нигезләре; Казан академик әдәбият белеме тарихы.

240 тан артык фәнни хезмәтләре, шул исәптән 5 автор һәм 7 коллектив монографияләре, югары мәктәп өчен "XVIII йөз рус әдәбияты тарихы" дәреслеге бар.

Хезмәтләре

Категория Возвышенного в поэзии русского сентиментализма и предромантизма: эволюция и типология. Казан, 2004.

Поздний русский сентиментализм: диалог идиллического и элегического. Казан, 2010.

Николай Карамзин в диалоге эпох и культур / Под ред. проф.Т.Автухович. Siedlce: WydawnictwoIKR(i)BL. 2017 (бүлекләр авторы).

М.Н. Муравьев и литературная культура: диалог восприятий. Казан, 2019.

История русской литературы XVIII века: учебник: в 2 ч. М.: ФЛИНТА: Наука, 2022. 4-е изд. (А.И.Разживин белән автордаш).