- РУС
- ТАТ
радиоэлектроника өлкәсе галиме, техник фәннәре докторы (2002), профессор (2007)
1963 елның 19 маенда Мәскәүдә туа.
1986 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук микроэлектрон аппаратуралар конструкцияләү һәм җитештерү кафедрасында эшли, бер үк вакытта «Нанотехнологияләр һәм наноматериаллар» фәнни-тикшеренү институтында директор урынбасары (2007 елдан), ТР нанотехнологияләр үзәге генераль директоры (2012 елдан).
Хезмәтләре мәгълүматны электрохимик үзгәртүгә нигезләнгән информацион-үлчәү техникасына карый.
Пашин гидроакустик сигналларны комачаулыклар фонында, бу сигнал чыганакларының параметрларын оптималь табу һәм фильтрлаштыруны да кертеп, күпкомпонентлы кабул итү теориясен һәм алымнарын эшли.
Информативные признаки гидроакустических полей подвижных источников // Вестн. Казан. техн. университета. 2000. № 3 (автордаш);
Многокомпонентный приём гидроакустических сигналов на фоне помех. К., 2001 (автордаш);
Анализ вариантов технических и технологических решений электронных устройств при обеспечении их конкурентоспособности. К., 2006 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.