Биографиясе

1904 елның 23 октябре, Харьков губернасы, Изюм өязе Славянск шәһәре — 1979 елның 3 июле, Казан.

1929 елда Харьков транспорт инженерлары институтын тәмамлаганнан соң, Харьков шәһәре предприятиеләрендә эшли.

1934 елдан Казан авиация институтында, самолётлар җитештерү кафедрасы мөдире (1934–1938), самолётлар төзү факультеты деканы (1952–1960), профессор (1961); 1956–1957 елларда КХРда командировкада була, Пекин авиация институтында самолётлар төзү технологиясе буенча тулы лекцияләр курсы укый.

Бөек Ватан сугышы елларында 387 нче Казан авиация заводында баш технолог, техник контроль бүлеге башлыгы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре табаклы һәм профильле металлдан деталь формаларын ясау процессларына карый. Очкыч аппаратларның махсус җыелма конструкцияләрендә чүкеп беркетү процессларын механикалаштыру алымнарын эшли. Самолётлар җитештерүгә технол. әзерлек срокларын кыскарту юлларын тәкъдим итә.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.