Биографиясе

1783 ел, Рязань губернасы — 1852 елның 15 марты, Санкт-Петербург.

Рязань руханилар семинариясен (1803), Баш педагогия институтын (Санкт-Петербург, 1808) тәмамлый.

1808 елда Петербург ир балалар гимназиясендә өлкән укытучы. 1820–1822 елларда Казан университетының философия, дипломатика һәм сәяси икътисад кафедраларының экстраординар профессоры, 1822–1824 елларда профессоры; бер үк вакытта, 1820–1822 елларда, әхлак-сәясәт бүлеге деканы.

1820–1822 елларда «Казанский вестник» журналын нәшер итү комитеты әгъзасы.

Казан уку-укыту округы попечителе М.Л.Магницкий тарафдары, аның кушуы буенча философия, дипломатика һәм сәяси икътисад укыту өчен «Инструкция...» төзи (1822).

1825–1832 елларда Петербург университетының теоретик һәм гамәли философия кафедрасы профессоры.

Инглиз теленнән Э.Боркның «Безнең мәһабәтлек һәм гүзәллек турындагы төшенчәләребезнең килеп чыгышын фәлсәфи тикшерү» («Философское исследование происхождения наших понятий о высоком и прекрасном») дигән хезмәтен тәрҗемә итә (басылмаган).

Әдәбият  

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч.2.          

Автор — Е.Б.Долгов