- РУС
- ТАТ
үсемлекләр физиологы, биология фәннәре докторы (1999), профессор (2000)
1959 елның 24 июнендә Горький өлкәсенең Балахна районы Первомайка авылында туа.
Горький университетын тәмамлаганнан соң (1981), РФА КГҮнең Казан биология институтында эшли.
1994 елдан Казан университеты каршындагы Ботаника бакчасында.
1997 елдан Казан аграр университетында, ботаника һәм үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире (1999 елдан), биотехнология, терлекчелек һәм химия кафедрасы профессоры.
Хезмәтләре үсемлекләрнең стресслар тәэсиренә тотрыклылыгын өйрәнүгә карый.
Пахомова үсемлек күзәнәкләрендә стресс-чикләгеч сәбәпләр булуы турындагы тәгълиматны күрсәтә.
Ачыгу шартларында (модельле система — киселгән тамырлар мисалында) күзәнәкләр яшәешендәге гомумбиология закончалыкларны билгели. Һава температурасы түбән булганда ачыгу шартларында үсемлек тукымаларының кетоз халәтен ача һәм аңа экспресс-диагностика тәкъдим итә. Үсемлек күзәнәкләрендә Н+-АТФаза күчерү режимының аларның физиология халәтенә бәйлелеге турындагы фаразны нигезли.
Үсемлек күзәнәкләренең ачыгуы вакытында күзәнәк тышчасы компонентлары метаболизмын эндоген туклануның резервлы чыганагы буларак күрсәтә.
РАХФАнең К.А.Тимирязев исемендәге алтын медале белән бүләкләнә (2006).
Модели стрессовых воздействий и общебиологические закономерности. К., 1999;
Неспецифический адаптационный синдром биосистем и общие закономерности реактивности клеток. К., 2000;
Биология экстремального состояния растительных клеток. К., 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.