Биографиясе

1825 елның 27 апреле, Херсон губернасы Одесса шәһәре — 1910 елның 29 ноябре, Санкт-Петербург.

Дворяннар нәселеннән. Ришелье лицеен (Одесса шәһәре, 1843), Мәскәү университетын (1845) тәмамлый.

1846–1848 елларда Тула ир балалар гимназиясендә өлкән укытучы.

1848–1852 елларда Ришелье лицееның энциклопедия һәм хокук белеме тарихы кафедрасы адъюнкты.

1852–1859 елларда Казан университетында: адъюнкт, экстраординар профессор (1853–1856), ординар профессор (1856 елдан).

1859–1866 елларда — Харьков, 1866–1876 елларда Петербург университетларының ординар профессоры.

1873–1882 елларда Император галиҗәнаплары канцеляриясенең икенче бүлегендә.

1884–1896 елларда Сенатның гражданлык кассацияләре департаментында, 1896 елдан гомуми җыелышы әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

Пахман — хокук белемендә догматик формаль-логик юнәлеш вәкиле; Россиядә «юридик позитивизм» принципларын эшләүчеләрнең берсе. «Борынгы рус хокукы буенча мәхкәмә дәлилләре хакында» («О судебных доказательствах по древнему русскому праву», М., 1851), «Казан губернасы әҗнәбиләренең хокукый көнкүреше хакында» («О юридическом быте инородцев Казанской губернии», 1856), «Россиядә гадәти гражданлык хокукы: Юридик очерклар» («Обычное гражданское право в России: Юридические очерки», т. 1–2, СПб., 1877–1879) хезмәтләре гадәти хокук системасына багышлана. «Гражданлык хокукын кодификацияләү тарихы» («История кодификации гражданского права», т. 1–2, СПб., 1876) монографиясендә П. Көнбатыш Европада һәм Россиядә борынгы заманнардан XIX йөзнең 2 нче яртысына кадәр кодификацияләү эшчәнлегенең механизмнарын һәм нәтиҗәләрен бәян итә. «Рус гражданлык законнары предметы һәм системасы хакында» («О предмете и системе русского гражданского уложения», СПб., 1882), «Гражданлык хокукында шәхеснең әһәмияте хакында» («О значении личности в гражданском праве», СПб., 1882) хезмәтләрендә Гражданлык законнары мәҗмугасын төзүдә Рим системасын тәкъдим итә, бу мәҗмугага сәүдә хокукын кертә, хосусый хокук кысаларын билгели һәм шәхес хокуклары турындагы нигезләмәне әйләнешкә кертә. «Гражданлык мәхкәмәсе эшләре курсы» («Курс гражданского судопроизводства», урыны һәм елы күрсәтелмәгән) һ.б. авторы.

Казан университетының шәрәфле әгъзасы (1880).

Изге Александр Невский ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Корсаков Д.А. Несколько слов о С.В.Пахмане // Волжский вестн. 1896. № 131;

Альманах современных русских государственных деятелей. СПб., 1897;

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2;

Афанасьев Н.И. Современники: Альбом биографий. СПб., 1909. Т. 1.

АвторЕ.Б.Долгов