- РУС
- ТАТ
туфрак белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1940)
1871 елның 14 августы, Самара губернасы Богырыслан шәһәре — 1951 елның 25 декабре, Краснодар краеның Сочи шәһәре.
Казан университетын (1894), Мәскәү авыл хуҗалыгы институтын (1898) тәмамлый.
1898–1901 елларда Иваново һәм Костычёво авыл хуҗалыгы тәҗрибә станцияләрендә эшли. 1901–1931 елларда Казан университетында, 1906 елдан профессор һәм аграр кабинет мөдире. 1907–1911 елларда Германия, Франция, Австриядә фәнни командировкада була. Бер үк вакытта, 1922–1931 елларда, Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты профессоры, туфрак белеме кафедрасы мөдире (1925 елдан).
1931 елда Алма-Атага сөргенгә җибәрелә (1934 елга кадәр), 1933–1936 елларда Казакъстан авыл хуҗалыгы институтының органик химия кафедрасы мөдире.
1938 елдан Сочи шәһәрендә, Сочи субтропик һәм көньяк җимеш культуралары тәҗрибә станциясендә консультант (1943–1951).
Хезмәтләре туфрак барлыкка килү мәсьәләләренә карый. Остряков Россиянең чүлле-далалы һәм субтропик өлкәләренең туфрак катламын тикшерә. Самара һәм Саратов губерналарының аксыл-коңгырт һ.б. туфракларын тасвирлый, сугару кирәклеген күрсәтә һәм тозлануга каршы агротехник чаралар системасын эшли. Кавказның Кара диңгез яр буе субтропикларындагы дымлы шартларда җил белән кибү процессын, латеритлы туфракларны (кызыл һәм сары туфрак) тикшерүе аеруча әһәмияткә ия.
«Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты хәбәрләре»ндә редколлегия әгъзасы, «Сельское хозяйство Татарстана» журналының беренче мөхәррире (1921–1922).
Үлгәннән соң аклана.
Влияние условий поверхностного увлажнения на процессы почвообразования в сухих областях. К., 1905;
Вегетационные и полевые опыты с термофосфатом и другими минеральными удобрениями в 1913. К., 1914;
К познанию латеритных почв: В 2 ч. К., 1915–17;
Почвоведение: Курс лекций для студентов вуза: В 2 ч. К., 1928–29.
Колоскова А.В. Александр Николаевич Остряков и его работы в области почвоведения // Почвоведение. 1988. № 2;
Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.
Авторлар — В.Н.Доронин, Н.В.Мезрина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.