Биографиясе

1858 елның 29 гыйнвары, Сембер шәһәре — 1925 елның 1 феврале, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1882), Новороссийск университетында (Одесса шәһәре) эшли. 1885 елда Неаполь шәһәренә (Италия), җирле биологик станциягә командировкага җибәрелә. 1886 елдан Казан университетында (бүленеп: 1891–197 елларда Севастополь биостанциясе мөдире), зоология кафедрасы профессоры һәм зоология кабинеты мөдире, бер үк вакытта Көнчыгыш педагогия институты укытучысы (1922 елдан).

Хезмәтләре җир өсте умырткалылары эмбриологиясенә, гидробиологиягә карый. Кара диңгез, Азов диңгезе фаунасының 18 яңа төрен ачыклый (Moerisia inkermanica медузасы, алабугалар семьялыгы балыгы Asperina improvisu һ.б.). Мәрмәр, Япон диңгезе, Кара һ.б. диңгезләргә оештырылган күп кенә экспедицияләрдә катнаша. Казан табигыятьчеләр җәмгыятенең президенты (1912 елдан), аның шәрәфле әгъзасы (1919 елдан). Мәскәү табигатьне тикшерүчеләр җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы (1925 елдан).

Хезмәтләре  

К истории развития ящериц Phrynocephalus helioscopus // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1888. Т. 19, вып. 3;

Краткий отчёт о гидробиологических исследованиях в 1897 г. // Изв. Имп. АН. 1898. Т. 8, № 2;

Периодичность роста стерляди: Аутокатализ. К., 1911.

Әдәбият  

Кузнецов В.А., Галанин И.Ф. Алексей Александрович Остроумов, 1858–1925. К., 2002.

Автор В.А.Кузнецов