Биографиясе

1886 елның 16 мае, Вятка губернасы, Уржум өязе Пустополье авылы — 1938 елның 22 сентябре, Архангельск өлкәсе.

Руханилар катлавыннан.

Вятка руханилар семинариясен (1906), Казан университетын (1910) тәмамлый. 1910–1918 елларда Казан университетында: профессор стипендиаты (1914 елга кадәр), 1914–1918 елларда приват-доцент, 1918 елда рус халкы тарихы кафедрасы профессоры.

1918–1921 елларда Иркутск университетының тарих-филология факультеты деканы, 1923 елда Ерак Көнчыгыш университеты (Владивосток шәһәре) ректоры.

1921–1923 елларда Халык мәгарифе институты (Чита шәһәре) ректоры.

1923 елдан Камчатка АҖдә. 1930 еллар башында Арктика институты (Петропавловск-Камчатка шәһәре) директоры урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре XVIII йөзнең 1 нче чирегендәге Россиядә дәүләт оешмалары тарихына, борынгы заманнардан алып XVII йөзгә кадәр Себер һәм Ерак Көнчыгыш тарихы һәм этнографиясенә, русларның колонияләштерүенә һәм Себер ханлыгын буйсындыруга багышлана.

Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы һәм казначысы.

 Репрессияләнә (1933); үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре

Из истории вопроса о центральных учреждениях в России при Петре Великом: Приказы, канцелярии, коллегии. К., 1917;

Русская государственная власть и сибирские инородцы в XVI–XVIII вв. Иркутск, 1920;

Очерк истории Сибири до начала XIX в.: В 2 ч. Иркутск-Владивосток, 1920–24;

Из истории инородческих волнений в Сибири. Чита, 1922;

Из истории покорения Сибири: Покорение Юкагирской земли. Чита, 1922.

Әдәбият  

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.

Автор — Е.Б.Долгов