Биографиясе

1946 елның 18 августында БАССРның Нуриман районы Кызыл Тау авылында туа.

1975 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1963–1966 елларда «Челябстрой» трестында ташчы (Чиләбе шәһәре).

1980–1985 һәм 1990–1992 елларда Башкорт авыл хуҗалыгы институтында, икътисади кибернетика кафедрасы мөдире (1990 елдан).

1985–1990 елларда СССР ФА Урал бүлегенең Башкорт филиалында икътисади тикшеренүләр бүлеге фәнни хезмәткәре (Уфа).

1992 елдан РФА Уфа Гыйльми үзәгенең Икътисад һәм социология институтында.

1997–1999 елларда Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясенең фәнни-тикшеренү бүлеге башлыгы.

2000 елдан Башкорт университетында икътисад теориясе кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аграр икътисад һәм сәясәткә, социаль-икътисади процессларны модельләштерүгә карый.

Носратуллин икътисад фәнендә яңа юнәлешкә — тигезләнешсез икътисад теориясенә нигез сала, икътисадны мобиль һәм глобаль анализлау өчен универсаль инструмент — тигезләнешсез модель тәкъдим итә.

Хезмәтләре                                  

Рента и регулирование экономических отношений. Уфа, 1996;

Аграрная политика: Макроэкономические аспекты. Уфа, 1998;

Моделирование социальных процессов. Уфа, 1999;

Неравновесная экономическая теория: В 2 кн. Уфа, 1999.

Әдәбият                           

Учёные-экономисты Башкортостана: Научно-информ. справ. Уфа, 2000.