Биографиясе

1956 елның 2 августы, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы — 2007 елның 25 октябре, Казан.

1978 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук системалы анализ һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасында эшли.

Хезмәтләре математик модельләштерү өлкәсенә карый. Нуретдинов мәгълүматның дискрет үзгәрткечләре модельләрен төзү һәм очраклы процессларны модельләштерү мәсьәләләрен чишә. Аның тарафыннан эшләнгән алымнар һәм алгоритмнар интеграль схемалар базисында кулланыла торган автомат модельләрне исәпләүне күпкә җиңеләйтә.

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Хезмәтләре

Перестраиваемые схемы в системах встроенного тестирования // Автоматика и телемеханика. 1995. № 11 (автордаш);

Моделирование цепей Маркова в полях Галуа // Дискретная математика. 2004. Т. 16, вып. 2;

Основы теории полиномиальных моделей автоматных преобразований над полем Галуа. К., 2005.