Биографиясе

1929 елның 10 сентябре, Үзбәкстан ССРның Ташкент өлкәсе Янгиюл шәһәре — 2009 елның 17 июне, Мәскәү.

Ташкент юридик институтын тәмамлаганнан соң (1951), Төрекмәнстан ССР Юстиция министрлыгының Чарджоу өлкә идарәсе ревизоры, башлык урынбасары булып эшли.

1954–1961 елларда Чарджоу өлкә комитетының бүлек мөдире урынбасары, 1964–1967 елларда Төрекмәнстан КП ҮКның бүлек мөдире урынбасары була.

1967–1987 елларда СССР Министрлар Советы каршындагы Дин эшләре советы әгъзасы.

1987–1997 елларда Россия бәйсез социаль һәм милли проблемалар институтының баш фәнни хезмәткәре.

1997 елдан Россия Халыклар дуслыгы университетының сәясәт белеме кафадрасы профессоры.

Хезмәтләре ислам дине, милли мөнәсәбәтләрдә дини фактор, милләтара татулык проблемаларына карый.

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Эволюция ислама в СССР. М., 1972;

Ислам и нации. М., 1975;

Социальная доктрина ислама. М., 1982;

Ислам и мусульмане в России. М., 1999 (автордаш).