- РУС
- ТАТ
зооинженер, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (2007), ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2003), ТРның, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2001, 2013)
1955 елның 6 декабрендә Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туа.
Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1976), шунда ук эшли, зооинженерия факультетында декан урынбасары (1985–1986), декан (1986–1992).
1992–1995 елларда «Татстрой» Татарстан төзелеш берләшмәсенең 5 нче төзү-монтаж тресты «Казанка» ярдәмче хуҗалыгы директоры.
1995–1998 елларда Арча районының «Коммунист» колхозы рәисе.
1998–1999 елларда Биектау районы хакимияте башлыгы урынбасары.
1999 елдан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.
2014 елдан «Гади сөт» ҖЧҖ идарәче компаниясе генераль директорының агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча беренче урынбасары.
Дәүләт бүләге «Буа районы авыл хуҗалыгы җитештерүендә ТР агроминераль чимал кулланып ресурс саклаулы технологияләрне гамәлгә кертү» хезмәте өчен бирелә.
Хезмәтләре югары продуктлы терлекләрне хайван организмы һәм төбәкнең зональ үзенчәлекләрен исәпкә алып ашату нормалары нигезендә комбиазык җитештерүгә карый.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.