Биографиясе

1956 елның 1 сентябрендә БАССРның Борай районы Абдулла авылындв туа.

Казан университетын тәмамлый (1978), шунда ук эшли, файдалы казылма чыганакларны геофизик ысуллар белән эзләү кафедрасы мөдире (1997 елдан), проректор (2007 елдан).

Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры (2011 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре палеомагнетизм, петрофизикага, эзләнү һәм исәпләү геофизикасына, геоэкологиягә карый.

Нургалиев утырма токымнарның табигый калдык магнитлануы юнәлешләрен анализлау методикасын эшли, соңгы палеозой һәм башлангыч мезозойда геомагнит кыры вариацияләренең төп үзенчәлекләрен билгели.

РФАнең Магнетизм буенча гыйльми советы әгъзасы.

Хезмәтләре                                  

Палеомагнитный анализ. К., 1986 (автордаш); Аппаратура ядерно-магнитного резонанса для исследования полноразмерных кернов в лабораторных и полевых условиях // Георесурсы. 2012. № 4;

Магнито-тактические бактерии природных водоёмов РТ // Вода: химия и экология. 2011. № 3 (автордаш).