- РУС
- ТАТ
икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1977), ТР ФА мөхбир әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1984), РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1988)
1927 елның 11 июле, хәзер Казакъстанның Уральск шәһәре — 2006 елның 9 июле, Казан.
Саратов юридик институтын тәмамлый (1952).
1952–1959 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
1959–1977 елларда Казан университетында эшли.
1977 елдан Казан технология университетының икътисад теориясе кафедрасы мөдире, профессор (1979).
Хезмәтләре халык хуҗалыгында эшче көчләрне формалаштыру һәм эшләтү, хезмәтне оештыру һәм хезмәт көчләре ресурсларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләренә карый. Республика «Белем» җәмгыяте идарәсе рәисе (1985–1995); ТР Президенты каршындагы Дәүләт советы әгъзасы (1991–1993).
Об основных направлениях экономического и социального реформирования в Республике Татарстан. К., 1996;
Программа социально-экономического и духовного возрождения Республики Татарстан. К., 1996;
Слагаемые экономического роста // Науч. Татарстан. 1997. № 3/4.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.