Биографиясе

1921 елның 26 апреле, хәзер Казакъстанның Уральск шәһәре — 2016 елның 20 декабре.

Мәскәү Халыкара мөнәсәбәтләр институтының хокук факультетын тәмамлаганнан соң (1952), КПССның Татарстан өлкә комитеты лекторы, лекторлар төркеме мөдире булып эшли.

1961–2006 елларда Казан педагогия институтында: 1961–1976 елларда философия һәм фәнни коммунизм кафедрасында, 1976–1991 елларда социология лабораториясе мөдире, 1991 елдан — политология һәм социология кафедрасында.

Бер үк вакытта, 1994–2004 елларда, ТР ФАнең социаль-икътисади һәм хокук фәннәре институтында социология бүлеге баш фәнни хезмәткәре.

2004 елдан ТР ФАнең Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәгендә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Трудовая активность рабочего класса развитого социалистического общества. К., 1975;

Базовая модель качества социального потенциала региона. К., 2009;

Из жизни социолога. Воспоминания и размышления. К., 2009.