- РУС
- ТАТ
ветеринар-токсиколог, ветеринария фәннәре докторы (1991)
1939 елның 8 марты, Чуаш АССР, Красночетай районы Атаи авылы — 2018 елның 11 октябре, Казан.
Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1961), Чуаш АССРның Ядрин ветеринария станциясендә баш ветеринария табибе.
1966–1969 елларда СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Токсикология институтында эшли.
1969–1983 елларда Казан ветеринария институтында, 1984 елдан Бөтенроссия ветеринария фәнни-тикшеренү институтында (ВНИВИ), техноген экотоксикантлар индикациясе һәм контроле лабораториясе мөдире (1999 елдан).
Хезмәтләре фосфорорганик пестицидлар һәм авыр металл тозлары белән агуланган авыл хуҗалыгы терлекләрен дәвалауга, әлеге авыруларны кисәтү чараларын һәм ысулларын эшләүгә, агулы элементларны ачыклау ысулларын модификацияләүне камилләштерүгә карый.
Уйлап табуга 14 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Влияние натрия сульфида на токсикокинетику свинца и кадмия // Ветеринария. 2001. № 12 (автордаш);
Тяжелые металлы — техногенный фактор воздействия на окружающую среду и животных // Ветеринарный врач. 2002. № 4 (автордаш).
Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.