Биографиясе

1904 елның 24 июле, Саратов шәһәре — 1993 елның 13 феврале, Казан.

Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1930), шунда ук эшли.

1941–1945 елларда Новосибирск хәрби тимер юл транспорты инженерлары институтында математика кафедрасы мөдире.

1945–1980 елларда Казан университетының геометрия кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре дифференциаль геометриягә, математика тарихына карый. Норден проектив фәза күптөрлелекләрендә бәйләнешләр төзүнең универсаль алымын тәкъдим итә, бу алым проектив фәзада һәм фундаменталь төркемнәре булган башка фәзаларда күптөрлелекләрне тикшерүнең төп инструменты булып тора (Норденның нормальләштерү алымы).

Катламлы фәзалар геометриясен тикшерүнең нәтиҗәле алымнарын үз эченә алган композицияләр теориясен эшли. Норденның тикшеренүләре аффин бәйләнешле фәзалар теориясенә, проектив-дифференциаль геометриягә, конформ геометриягә, сызыкчалы геометриягә, челтәрләр теориясенә зур өлеш кертә.

Норден — Казан геометрия мәктәбенә нигез салучыларның берсе. Аның биаксиаль, биаффин, бипланар фәзаларны, нәевклид фәзаларның сызыкчалы геометриясен тикшергәндә 2 нче тәртип алгебралар куллануы яңа фәнни юнәлеш — алгебралар белән күптөрлелекләр теориясе тууга сәбәп була.

Монографияләр һәм югары уку йортлары өчен геометрия дәреслекләре авторы (күп кенә чит телләргә тәрҗемә ителгәннәр).

Норден редакциясендә һәм аның шәрехләвендә Н.И.Лобачевский хезмәтләренең тулы җыелмасының 2 нче һәм 3 нче томнары нәшер ителә.

«Известия вузов. Математика» журналын оештыручы һәм аның баш мөхәррире (1957–1979).

Казан физика-математика җәмгыяте рәисе (1950–1993).

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә. Н.И.Лобачевский исемендге «Геометрия өлкәсендәге зур казанышлары өчен» медаленең беренче лауреаты (1992).

Хезмәтләре

Дифференциальная геометрия. М., 1948.

Элементарное введение в геометрию Лобачевского. М., 1953.

Теория поверхностей. М., 1956.

Краткий курс дифференциальной геометрии. М., 1957.

Элементы конформной геометрии. Казань, 1973 (автордаш).

Пространства аффинной связности. М.–Л., 1976.

Әдәбият

Лаптев Б.Л. Александр Петрович Норден (к 70-летию со дня рождения) // Известия вузов. Математика. 1974. Т. 5.

Александр Петрович Норден. Казань, 2002.

Малахальцев М.А., Шурыгин В.В. А.П.Норден — выдающийся советский геометр // Ученые записки Казанского университета. 2005. Т. 147, кн. 1.

Авторлар – М.А.Малахальцев, В.В.Шурыгин