Биографиясе

1875 елның 15 ноябре, Түбән Новгород губернасы Сергач шәһәре — 1932 елның 7 августы, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1900), шунда ук эшли, геология кабинеты мөдире (1914–1932), геология кафедрасы профессоры (1914 елдан), бер үк вакытта физика-математика факультеты деканы (1922 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Урта Идел һәм Урал буе төбәкләренең стратиграфиясе, гидрогеологиясе, палеогеографиясенә һәм файдалы казылмаларына карый.

Ритмостратиграфиягә һәм фациаль анализга нигез салучы.

«Самара Дугасы» («Самарская Лука») монографиясе авторы, академик Н.М.Страхов фикеренчә, бу хезмәт литологиянең мөстәкыйль фән буларак аерылып чыгуына ярдәм иткән чорның фациаль-литологик тикшеренүләре арасында иң зур казанышы булып тора.

Беренчеләрдән булып, Урал-Идел буе төбәгендә нефтьле катламнар барлыгын нигезли.

Доломитлар барлыкка килү шартларын торгызу өчен яңа палеоэкологик анализ куллана.

Печище авылы янында — Казан ярусы, Самара Дугаенда карбон һәм Пермь системасы типларын җентекләп өйрәнә.

Аның тикшеренүләре Татарстан һәм Башкортстан территорияләренең геологик карталарын төзергә мөмкинлек бирә.

Гидрогеолог буларак, Татарстан территориясендә тимер юл күперләрен, Казанның су белән тәэмин ителешен һәм коммуникацияләрен проектлауда катнаша.

Хезмәтләре

Материалы по гидрогеологии Казанской губернии. К., 1917;

Краткий очерк истории изучения недр Татарской республики. К., 1932.

Әдәбият

Страхов Н.М. Развитие литологических идей в России и СССР. М., 1971;

Соловьёв Ю.Я. Выдающийся палеогеограф // Советская геология. 1976. № 8;

Казанский университет (1804–2004): Библиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.