Биографиясе

1939 елның 7 гыйнварында Ворошилов, хәзер Тукай районы Теләнче Тамак авылында туа.

Казан ветеринария институтын тәмамлагач (1966), Кукмара районы ветеринария станциясендә табиб-эпизоотолог.

1969–1990 елларда Казан ветеринария институтында.

1990 елдан Бөтенроссия ветеринария фәнни-тикшеренү институтында (ВНИВИ), 1994 елдан радиоэкология һәм радиацион тикшерү ысуллары лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре түләмә авыруын кисәтү һәм бу авыруга диагноз кую ысулларын эшләү һәм гамәлгә кертүгә, шулай ук авыл хуҗалыгы терлекләренә радиация зыянын булдырмау, диагноз кую һәм авыруны дәвалау ысулларына карый.

Уйлап табуга 31 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре                                  

Ветеринарная радиоэкология и радиоиммунология. К., 2000 (автордаш);

Патоморфогенез сибирской язвы. М., 2002 (автордаш).

Әдәбият                            

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 г.г.). К., 2006.