- РУС
- ТАТ
Техник фәннәр докторы (2011), доцент (2010), фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (2018)
1951 елның 13 июлендә ТАССР ның Аксубай районы Иске Кармәт авылында туа.
Казан университетының механика-математика факультетын "Механика" белгечлеге буенча тәмамлый (1974).
1974–1983 елларда машиналар төзү конструкторлык бюросында эшли (Миасс шәһәре, Чиләбе өлкәсе): диңгез базасында баллистик стратегик ракеталар проектлау белән шөгыльләнә.
1983–1984 елларда "Татнефть" җитештерү берләшмәсенең "Әлмәтнефть" НГДУ да нефть чыгару технологияләре төркемендә инженер-технолог. 1984 елдан "Татнефть" гаммәви акционерлык җәмгыятенең "ТатНИПИнефть" Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтында: нефть чыганакларын өйрәнү бүлегенең нефть ятмаларын эшкәртүне геологик гидродинамик модельләштерү лабораториясендә өлкән фәнни хезмәткәр (1984–1986; 1989–1993), фәнни хезмәткәр (1986–1989), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1993–1998), лаборатория мөдире (1998–1999; 2005–2012), лаборатория мөдире урынбасары (1999–2005), бүлек башлыгы урынбасары – лаборатория мөдире (2012–2016), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2016–2020), әйдәп баручы белгеч (гидро-модельер) (2020–2021), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2021 елдан).
Фәнни тикшеренүләре нефть ятмаларын эшкәртүне проектлау һәм модельләштерү методикасын камилләштерүгә карый. Аның җитәкчелегендә Төньяк, Җәйге, Яңа Чишмә, Краснооктябрьский һәм Пионерский нефть чыганакларын тикшерүнең технологик схемалары уңышлы төзелә. Татарстанның күп нефть чыганаклары буенча, шулай ук Иреляхский (Саха-Якутия), Таша һәм Манычский (Калмыкия) һәм Оренбург, Ульяновск, Самара өлкәләре, Пермь төбәге һәм Удмуртия нефть ятмалары буенча геология һәм фильтрация модельләре авторы.
Нефть чыганакларының 90 нан артык геологик һәм гидродинамик модельләре авторы. Горизонталь технологияләр кулланып нефть ятмаларын тикшерү һәм горизонталь скважиналарны файдалану, проектлау, төзү, геофизик һәм промысел тикшеренүләре буенча методик кулланма эшләүдә катнаша (РД 39-0147585-214-00).
Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 150 фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән 4 монографиядә басыла.
Уйлап табуга 22 патент автордашы.
Кандидатлык диссертациясе: Нефть ятмаларын эшкәртүнең технологик күрсәткечләрен ике фазалы фильтрациянең блок-уртача моделе буенча гидродинамик исәпләүләр (1992).
Докторлык диссертациясе: Геологик-технологик модельләштерү нигезендә нефть ятмаларының авыр чыгарыла торган запасларын тикшерү технологияләрен үстерү (2010).
"Татарстан Республикасы нефть ятмаларында су агымын чикләүне һәм нефть чыгаруны арттыруны тәэмин итә торган ремонт-изоляция эшләре буенча техник һәм технологик карарлар комплексын эшләү һәм сәнәгатьтә гамәлгә кертү" эше өчен Дәүләт бүләге бирелә (авторлар коллективы составында).
"Өч миллиард Татарстан нефтен чыгару уңаеннан" медале белән бүләкләнә (2007).
1. Теория и практика моделирования разработки нефтяных месторождений в различных геолого-физических условиях. Казань, 2009. 239 с. (автордаш)
2. Моделирование потокоотклоняющих технологий в нефтедобыче. Казань, 2011. 224 с. (автордаш)
3. Совершенствование технологий разработки месторождений высоковязкой нефти при тепловом воздействии. Казань, 2020. 160 с. (автордаш)
4. Анализ и обобщение системы разработки Ромашкинского нефтяного месторождения на поздней стадии с заводнением (на примере Восточно-Лениногорской площади). Альметьевск, 2021. 208 с.
5. Исследование потерь извлекаемых запасов нефти с учетом структурного фазового перехода в нефти в процессе разработки залежей с использованием геолого-гидродинамического моделирования //Нефтяная провинция. 2023. №2(34). С.173–182. (автордаш)
6. Процессы внутрипластового горения при закачке воздуха в осложнённые наличием водонасыщенныхпропластковзалежи нефти //Нефтяная провинция. 2023. №2(34). С.183–190. (автордаш)
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.