Биографиясе

1878 елның 7 мае, Казан губернасы, Ядрин өязе Юрмекейкино авылы — 1961 елның 2 мае, Казан.

Псаломчы булып киткән чуаш крәстияне улы.

Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1903), Казан руханилар семинариясендә күзәтүче булып эшли.

1906–1910 елларда Казан руханилар семинариясендә — тарих һәм география, бер үк вакытта Казан миссионерлар курсларында (1906–1917), руханилар семинариясендә (1907–1916) һәм халык укытучыларына белем бирү земство мәктәбендә (1909–1917) чуаш теле укыта.

1915 елдан Казан университетының чиркәү тарихы кафедрасында приват-доцент, 1918 елдан профессор, 1919 елдан иҗтимагый фәннәр факультетында.

1917 елның июненнән 1918 елның гыйнварына кадәр Казан губерна земство идарәсе рәисе (Вакытлы хөкүмәт вакытында губерна земство управасы рәисләре губернатор вазифаларын башкаралар).

1921–1922 елларда Шәрекъ консерваториясе ректоры.

1922 елдан Шәрекъ педагогия институтында этнография һәм чуаш теле укыта.

1931 елларда кулга алына, озакламый азат ителә, ләкин институттан җибәрелә, 9 ел даими хезмәт урыны булмый.

1933 елның 25 мартында яңадан кулга алына, 1933 елның 10 октябрендә азат ителә.

1940–1950 елларда Мари тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтында (Йошкар-Ола шәһәре), бер үк вакытта Мари педагогия институтында укыта.

1906 елның гыйнварында «Хыпар» исемле беренче чуаш газетасын чыгара башлый, аның беренче мөхәррире була.

«Идел буендагы вак халыклар җәмгыяте»н (Казан, 1917 елның 22 марты) төзүдә һәм аның чуаш секциясен оештыруда башлап йөри.

Бөтенроссия чуаш съездын (Сембер шәһәре, 1917) оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе була, съезд барышында чуаш милли хәрәкәтенең тагын да радикальрәк эшлеклеләре (С.Н.Николаев, Г.Ф.Алюнов һ.б.) тарафыннан җитәкчелектән азат ителә.

Хакимияткә большевиклар килүен хупламый, ләкин яңа хакимияткә каршы көрәштә катнашмый. Гомеренең ахырына кадәр үзенең динилеген яшерми, марксистик методологияне танымый.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни кызыксынулары даирәсе киң була. Чуашларны христианлаштыру тарихына һәм чуаш халкы этнографиясенә караган 20 дән артык мәкалә һәм «Урта Идел буе чуашлары арасында христианлык» («Христианство среди чуваш Среднего Поволжья», 1912) монографиясен яза.

Идел буендагы башка халыкларның, шул исәптән татарларның («Керәшен татарлар. Статистика мәгълүматлары» — «Крещёные татары. Статистические сведения», 1914) этнографиясен һәм фольклорын өйрәнүгә зур өлеш кертә.

Марилар тарихы буенча беренче гомумиләштерүче хезмәтнең авторы: «Марилар тарихы» («История мари», 1920). «Чуаш теле грамматикасы белән рус-чуаш сүзлеге»н («Рус.-чуваш. словарь с приложением грамматики чувашского языка», 1909; 2 нче басма 1919) бастыра.

1902–1917 елларда Православие миссионерлык җәмгыятенең тәрҗемә комиссиясендә эшли (дини әдәбият, авыл хуҗалыгы, умартачылык, гигиена буенча брошюраларның тәрҗемәләре, 1906–1914 елларда чуаш «Султанак кенеки» календарьлары нәшер ителә).

Хезмәтләре

Народное образование у чуваш. К., 1906;

Народная медицина у народностей Поволжья. М., 1909;

Сборник исторических материалов о народностях Поволжья. К., 1919;

Творчество чуваш. К., 1921;

Краткий курс этнографии чуваш. Чебоксары, 1929;

Народная медицина у чуваш. Чебоксары. 1929;

О пословицах чувашского народа. Чебоксары, 1958;

Чувашские сказки. Чебоксары, 1960.

Әдәбият

Димитриев В.Д. Николай Васильевич Никольский — учёный, педагог, общественный деятель. Чебоксары, 2002.