Биографиясе

1905 елның 15 марты, Казан — 1983 елның 19 декабре, шунда ук.

1929 елда Түбән Новгород университетының механика факультетын тәмамлаганнан соң, Казанның төрле предприятиеләрендә эшли.

1932–1933 елларда Казан энергетика институтында, 1933 елдан Казан химия-технология институтында, химия сәнәгате машиналары һәм аппаратлары кафедрасы мөдире (1940–1973), механика факультеты деканы (1956–1958).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре масса алмаштыру машиналары һәм аппаратларына карый. Николаев үзәктән куулы масса алмаштыру аппаратларының яңа классын төзи.

Күп компонентлы ректификация һәм экстракция теорияләрен үстерүгә зур өлеш кертә.

Уйлап табуга 167 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Новые аппараты для процессов абсорбции и ректификации // Вестн. техн. и экон. информации. 1964. № 8 (автордаш);

Исследование массообменного аппарата с прямоточными вихревыми контактными устройствами // Хим. и нефтяное машиностроение. 1970. № 2 (автордаш);

Исследование переноса массы в жидкой фазе в аппаратах вихревого типа с осевыми завихрителями // Изв. вузов. Химия и хим. технология. 1973. № 2 (автордаш).