- РУС
- ТАТ
химик-органик, химия фәннәре докторы (2002)
1965 елның 5 декабрендә Казанда туа.
Казан университетын тәмамлый (1987), Казан медицина университетында эшли, гомуми һәм органик химия кафедрасы мөдире (2004 елдан).
Хезмәтләре терпенлы кушылмалар синтезына һәм аларның реакциягә сәләтен өйрәнүгә карый.
Никитина 3-карен, α- һәм β-пиненнар, камфен, лимонен һ.б. монотерпен кушылмаларын регио- һәм стереоселектив синтезлауның яңа алымнарын эшли. Аларның фәзаи төзелешен билгели, күкерт катышмалы реагентлар белән реакцияләренең стереохимик үзенчәлекләрен ачыклый, күп кенә биологик актив кушылмалар ала.
Реакции окиси камфена с серосодержащими нуклеофилами // Химия природных соединений. 1994. № 2 (автордаш);
Каталитическое электрофильное присоединение тиолов к (+)-лимонену // Журн. органич. химии. 2000. Т. 36, вып. 4 (автордаш).
Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.