Биографиясе

1851 елның 23 гыйнвары, Мәскәү — 1909 елның 5 ноябре, Санкт-Петербург.

Мәскәү университетын тәмамлый (1871), шунда ук эшли.

1882 елдан Россия Геология комитетында өлкән геолог.

1907 елдан Игенчелек һәм дәүләт милке министрлыгында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре югары палеозой, мезозой һәм кайнозой утырмалары геологиясенә, юра һәм акбур аммонитлары палеонтологиясенә, гидрология һәм гидрогеологиягә карый.

Никитин Россиянең Европа өлешен һәм Урал алдын, шул исәптән Идел-Урал өлкәсе территориясен тикшерә. Россиянең күп кенә губерналарының, шул исәптән Казан губернасының геологик карталарын төзи. Юра системасында югары һәм түбән Идел ярусларын, Пермь системасында Татар ярусын аерып күрсәтә. Рус тигезлеге рельефының борынгылыгы турында нәтиҗә ясый.

Россиядә гидрогеологик тикшеренүләрне башлап җибәрүчеләрнең берсе.

Хезмәтләре

Общая геологическая карта России (лист 57) // Тр. Геол. комитета. 1890. Т. 5, № 1.

Әдәбият

Мелуа А.И. Геологи и горные инженеры России. М.–СПб., 2000.