- РУС
- ТАТ
ветеринария табибе, ветеринария эшен оештыручы, ветеринария фәннәре докторы (1980), профессор (1982), ТАССРның атказанган ветеринария табибе (1973), РФ, Чуаш Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1994, 1995)
1934 елның 6 сентябрендә Чуаш АССР, Яльчик районы Ново-Байдеряково авылында туа.
Казан ветеринария институтын тәмамлый (1958).
1958–1965 елларда Иркутск өлкәсенең ветеринария учреждениеләрендә эшли: Тайшет районы ветеринария лабораториясе мөдире (1958–1959), Бохонский районының баш ветеринария табибе (1959–1960), Иркутск өлкә башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсендә ветеринария бүлеге башлыгы (1961–1965). Бер үк вакытта (1960–1961), Бохонский районы башкарма комитеты рәисе урынбасары.
1965 елдан Казан ветеринария институтында (хәзер Казан ветеринария медицинасы академиясе), 1976 елдан ветеринария эшен оештыру һәм икътисад кафедрасы мөдире.
Никитин тарафыннан ветеринария эшен оештыру һәм аның икътисадына кагылышлы теоретик, методик, гамәли мәсьәләләр карала, аның җитәкчелегендә РФ һәм ТРда ветеринария эшчәнлеген көйләүче 70 елдан артык норматив-хокук документы гамәлгә кертелә.
ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1995).
Медальләр белән бүләкләнә.
РФнең Мактаулы югары белем бирү хезмәткәре (1997).
Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 г.г.). К., 2006.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.