Биографиясе

1949 елның 3 гыйнварында Ширәмәт районы Елантау авылында туа.

1971 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Компрессорлар төзү буенча тәҗрибә КБнда (Казан) эшли.

1973–1985 елларда СССР ФА Казан филиалының Физика-техника институтында.

1985–1989 елларда «ТатНИПИнефть»тә (Бөгелмә шәһәре) проектлаштыру методикасы лабораториясе мөдире.

1989 елдан РФА КГҮнең Механика һәм машина төзелеше институтында фильтрлау процессларын математика модельләштерү лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нефтьле һәм сулы катламнарда фильтрлау процессларын математика модельләштерүгә карый. Никифоров катламнарга физик-химик тәэсир иткәндә күзәнәкле тирәлекнең фильтрлану-күләм сыйфатлары үзгәрүен тикшерә. Ике фазалы фильтрлау агымы белән төрле үлчәмле кисәкчекләрне күчерү моделен эшли, төче су тутырганда балчыклы нефть катламының «бикләнү» күренешен модельли. Нефть катламнарына полимердисперс системалар белән тәэсир итүнең математика моделен эшли; аларны куллану нәтиҗәсендә катламны зуррак күләмдә суландыру һәм өстәмә нефть запасларын эшкәртү мөмкинлеген, скважиналарда продукциянең сулылыгы кимүне һәм нефть чыганагын актив файдалану вакыты озаюны, нефть чыгару коэффициенты артуны күрсәтә. Никифоров бериш булмаган катламнарның ахыры нефть бирү коэффициентын киметә торган суландыру режимнарын ачыклый.

Хезмәтләре                                  

Перенос частиц двухфазным фильтрационным потоком // Мат. моделирование. 1998. Т. 10, № 6 (автордаш);

О моделировании суффозии водоносных пластов // Инженерно-физ. журн. 2000. Т. 73, № 5;

Математическая модель вытеснения нефти водой с применением полимердисперсных систем // Инженерно-физ. журн. 2002. Т. 75, № 1 (автордаш);

О моделировании вытеснения нефти водой с гелеобразующими добавками // Мат. моделирование. 2002. Т. 14, № 12 (автордаш).