- РУС
- ТАТ
физик, физика-математика фәннәре докторы (1993), профессор (1997)
1947 елның 24 сентябрендә Казанда туа.
1970 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, теоретик физика кафедрасы профессоры (1993 елдан).
Хезмәтләре каты җисемнәрдәге тигезләнешсез үзлекләргә һәм күмәк күренешләргә карый.
Нигъмәтуллин фракталь күплекләрдә шома функцияләрне уртачалаштыру барышында килеп чыга торган гамәлнең — реаль һәм комплекслы дәрәҗә күрсәткечле вакланмалы интеграллаштыруның мәгънәсен аңлатып бирә һәм тармакланучы системалар өчен вакланма чыгарылмалы гомумиләштерелгән диффузия тигезләмәсен чыгара. Вакланмалы кинетикага нигезләнгән диэлектрик релаксация теориясен эшли. Ирекле алынган реаль һәм комплекслы күрсәткечле моментларның тулы җыелмасын кертүгә нигезләнгән математика статистиканы гомумиләштерә.
Төрле теоретик кәкреләрне эксперимент бирелмәләренә яраштыруның яңа һәм югары нәтиҗәле алымын (үз координаталар алымы) тәкъдим итә.
The fading of memory during the regression of structural fluctuations // Adv. in Chem. Phys. 1985. V. 63 (автордаш);
Fleches du temps et geometrie fractale. P., 1998 (автордаш);
The justified data-curve fitting approach: recognition of the new type of kinetic equations in fractional derivatives from analysis of raw dielectric date // J. Phys. D: Appl. Phys. 2003. V. 36 (автордаш).
Автор — Р.Г.Усманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.